Сценарий внеклассного мероприятия в 1 классе "Дорожная азбука"
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Давликеевская основная общеобразовательная школа»
Апастовского района Республики Татарстан
Сценария театра здоровья
в начальных классах
««Дорожная азбука»
подготовила
учитель начальных классов
Хусаинова Венера Фирдинантовна
С.Давликеево
2013
Иртә . Әтәч кычкыра. Көй уйный.
Акбай. Хәерле иртә, дусларым. Кәефләрегез ничек,ә? Әйбәт йокладыгызмы? Ишегалдында берсе дә күренми әле. Алар иртәнге зарядкага җыелганчы, мин өй тирәсен карап килим әле. Тәртипсезлекләр юкмы икән? (Китә)
Тәмлетамак керә.
Мияу! Кайчан гына туяр инде бу йокы. Ашыйсы да килә башлады. Туйдым да инде шушы авылдан. Күңелсез. Их шәһәргә барсаң иде дә, шунда яшәсәң иде. Йомшак кәнәфидәге ефәк мендәр өстенә башны куеп бер генә көн йокласаң иде. Көн буе телевизордан мулти, кино карасаң иде. Их, хыялланырга гына кала инде. Тукта, әгәр дә Акбайны шәһәргә барырга кыстасам, бәлки күнәр. Аны шәһәргә алып барам да, бер йортка кереп китеп аның күзеннән югалам. Кайтыр әле үзе, мине эзләп таба алмагач. Менә нинди хәйлә уйлап таптым бит. (Эскәмиягә ята)
Акбай керә.
Уф, ардым. Барысы да тәртиптә. Тәмлетамаксин дә йокыдан тордыңмыни инде? Әллә кәефең юкмы бүген. Нигә дәшмисең?
Тәмлетамак. Дустым ниишләптер бүген кәефем юк шул. Авырыйм ахыры. Төш күрдем бүген.Имеш мин таулар арасында йөрим икән. Шунда акыл иясе – дәрвишне очратканмын. Ул миңа шундый киңәш бирде, әгәр дә сине Акбай. Шәһәргә алып бармаса, синең чирең бөтенләй көчәер диде.
Акбай. Һи, шулай дидеме?
Тәмлетамак. И-и, Акбай. Шәһәргә барып йөреп булмас инде ул. Шулай итеп терелә дә алмамын икән инде?(елый)
Акбай. Тукта әле, нишләргә соң ,ә? Тәмлетамак. Кызганыч, йортны да ялгыз калдырып булмый. Ярар,Тәмлетамак,без тиз генә шәһәргә барып килербез. Ләкин иртәгә без кайтып җитәргә итеш.
Тәмлетамак.(сикереп тора) Ай,Акбай.җаным, рәхмәт сиңа. Аяк-кулларың сызлаусыз булсын.
Акбай. Я, я ялагайланма. Тик мин шәһәрнең кайда икәнен белмим.
Тәмлетамак. Төтен исе килә торган җирдә була ди ул. Мин телевизордан күрдем. Анда зур трубалардан төтен чыга.
Акбай. Ярый,әйдә, хәерле сәгатьтә, кузгалыйк.
Көй уйный. Юлга кузгалалар. Шәһәр. Тирә-якта машиналар йөри. Светофор тора.
Акбай. Ай-яй, монда машина. Ничек урамның теге ягына чыгабыз инде?
Тәмлетамак. Менә машиналар кимеп бетен дә,чабып чыгып китәрбез.
Акбай. Тәмлетамак, кара әле , нәрсә ул анда өч күзле.
Светофор. Урамнарны күзәтеп,
Узганнарны кисәтеп
Чатта тора , сакта тора
өч күзле мин светофор.
Янып тора өч күзем
Күреп торам мин сезне
әйтеп торам өч сүзне
-Кузгалма!-ди кызыл күзем
-Сабыр! – дия сары күзем
_Ярый! – дия яшел күзем
Сез дә миңа карагыз
Күзегезне алмагыз
Ни әйткәнне аңлагыз.
Тәмлетамак. Башта ук шулай диләр аны. Алайса кулларыңны болгап юлда торасың.
Акбай. Туктале Тәмлетамак. Син алай дорфа сөйләшмә. Светофор иптәш безгә урамның теге ягына чыгарга ярдәм итмәсме икән?
Светофор. Әлбәттә ярдәм итәм. Менә мин кызыл күземне машиналарга карап кысам, алар туктагач, сез урамның теге ягына чыгарсыз.
Акбай. Ай,рәхмәт.
Көй уйный. Акбай белән Тәмлетамак юл аша чыгалар. Тәмлетамак кешеләрне этә-төртә тротуарның сул ягыннан бара,үзе сөйләнә.
Тәмлетамак. Әйдә инде Акбай. Тизрәк атла. Ягез әле, үткәрегез, җибәрегез әле. Комачауламагыз әле безгә.
1 нче җәяүле. Нинди тәртипсезлек!
2 нче җәяүле. Ул бит, чын мәгнәсендә надан җәяүле.
Акбай.Нишләп кешеләр безгә аптырап карап калалар икән?
Тәмлетамак. Авыл эте белән авыл мәчесе күргәннәре юктыр аларның.
Акбай. Тәмлетамак, кара әле сары йорт янында Алабай басып тора түгелме соң? Тукта, исәнләшеп килим әле.
Акбай. Тиз-тиз атлап урам уртасына керә. Урам уртасына җитә алмый, шыгырдаган, шалтыраган тавышлар ишетелә. Шулвакыт Ссветофор килеп чыга.
Светофор. Оят бу. Алар бит минем сүзләремне аңламаганнар. Мин аларны, хәзер үк җәяүлеләр мәктәбенә илтәм.
Тәмлетамак. Нишләп без мәктәпкә барырга тиеш ди.
Светофор. Чөнки сез бу мәктәптә укымый торып шәһәр буйлап йөри алаячаксыз.
Акбай. Ярар инде Тәмлетамак барып карыйк булмаса.
Көй уйный.мәктәпкә китәләр. Көй астында 1 укучы шигырь сөйли.
Ышанырсыз, җентекләп
Күзәтсәгез әгәр дә.
әлифбага охшаган
без яшәгән шәһәрдә.
Әлифба хәрефләре
тамгалар да, билгеләр
сезгә һәрчак акыллы
киңәшләрен бирерләр.
Гел-гел уңсын юлыгыз
Бәла-каза булмасын!
өйрәнегез ныгытып
сез шәһәр элифбасын.
Светофор. Менә килеп тә җиттек. Бу мәктәпне тәмамлаган кеше белемле җәяүле була. Ул тирә - якка карап, урамның аңа нәрсә дип әйткәнен белә алачак, юл хәрәкәтен тәртипкә салып торучының серле кул хәрәкәтенә бик тиз төшенәчәк.
Акбай. Ә безне кем укытачак?
Светофор. Менә бу иптәшләр. Алар юлда йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләләр. Хәзер сезне дә өйрәтәчәкләр.
Тәмлетамак. шушылармы? Фу-у.
Акбай. Кара әле Тәмлетамак бу бит Бульдог. Әй нихәл Бульдог. Әллә танымыйсыңмы? Мин бит Акбай, авыл эте Акбай. Бу Тәмлетамак.
Бульдог. Нишләп танымаска тиеш ди мин сезне. Шундук таныдым.Нәрсә, әллә сез дә шәһәрдә яшәргә килдегезме?
Акбай. Юк. Менә шәһәрне генә күрергә килдек.
Бульдог. Алайса нәрсәгә инде сезгә бу юл йөрү кагыйдәләре. Сезнең авылда трамвай, троллейбуслар да юк. Урам аша чыкканда да тирә-якка карарга кирәкми.
Светофор. Тукта Бульдог.иптәш. Син нишләп алай дисең әле. Ничек инде юлда йөрү кагыйдәләрен аларга белергә кирәкми. Анда да машиналар күп йөри бит хәзер. Менә шәһәргә дә килеп чыкканнар әле.
Бала. Светофор булса урам чатында
Игътибар белән син аңа кара.
Сары утта игтибарлы бул
Урамда әле ачык түгел юл.
Янса кызыл ут-тукта шунда ук
Алга барырга димәк, һич юл юк.
Яшел ут янды сиңа юл ачык
Ашыкмый гына урам аша чык.
Бергә булсаң да, ялгыз булсаң да
Урамда дөрес йөрсен һәр бала.
Нинди генә машиналар
Йөрми юларда
Урамда юл аша чыксаң
Югалып калма.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Яхшылап өйрән
Сиңа ярдәм итәр алар
Куллана белсәң.
Укытучы. Сез бүгеннән башлап урам һәм юл кагыйдәләрен өйрәнерсез. Юл билгеләре ярдәмендә урамның машиналар үтә торган өлеше аша ничек чыгарга кирәклеген белерсез. Мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез җавап табарсыз.
Күзләремне йомгалыйм
Армыйча көнен – төнен
Машиналарга булышам
Һәм сиңа да берсүзсез.
Акбай. Әй,шуны да белмәскә.Светофор бит ул.
Укытучы. Ә хәзер шәһәр эчендә нәрсәләр йөри икәнен ачыклыйк.
4 резина тәгәрмәч
Тәгәриләр ял белми.
Түбәсендә ике кулы
Бензинсыз да шәп йөри.
Тәмлетамак. Бер юлы телевизордан күргәч, башта аптырап калган идем. Ике мөгезле нәрсә ул дип. Хуҗам әйтә, троллейбус ди.
Укытучы. Акбай, Тәмлетамак сез менә бу кешенең кем икәнен беләсезме? Ул милиционер, юллардагы тәртипне күзәтүче була. Җәяүлеләрнең дә, машиналардагыларның да бәла-казаларсыз йөрүләрен күзәтә.
Милиционер. Мин ЮХИДИ хезмәткәре
Юлларда сакта торам.
Юлларда сез йөрегез,
Һәрвакыт исән-имин.
Яшенле яңгыр яуса да,
Карлы бураннар булса да,
әче җилләр уласа да,
урамда деур торам.
Үтә трактор гүләп,
“Москвич” , “КамАЗ”, “ЗИЛ”ларга
Дөрес юлны күрсәтәм.
Үтә алмый беркем дә,
Мин таякны күрсәтсәм.
Бик борчулы кыяфәттә убырлы карчык йөгереп керә. Кулына тоткан юл билгеләрен күрсәтә.
Укытучы. Әбекәй, нәрсә булды? Нигә болай борчыласың?
Убырлы карчык. Әй, балалар, юлда күпме рәсемнәр таптым. Кеше күргәнче дип тиз генә җыеп та алдым үзләрен. Тик алар бернәрсәгә дә ярамыйлар икән: ни өстәл ясап булмый алардан, ни урындыкка ярамыйлар, чиләгемә тутырмакчы идем сыймыйлар.
Укытучы. әй, әбекәй, бу бит шоферларга, җәяүлеләргә юл турында сөйләүче билгеләр. Аларны алырга ярамый.
Убырлы карчык. Шулаймыни? Мин белмәдем. Кайсы билгенең нәрсә аңлатканын сөйләп бирегезче. Мин аларны урыннарына куеп чыгар идем.
Укытучы.Менә бу билгегә карагыз әле.
Тәмлетамак. Р хәрефе бит ул.
Укытучы. Тыңлагыз әле, менә нәрсәне аңлата ул.
Бала.Күпме машина туктаган
Нәрсә булган аларга?
Бу туктап тору урыны
Син дә тукта беразга.
Акбай. Димәк безгә бу мәйданчыкка керергә ярамый икән.
Укытучы. Бик дөрес әйтәсең Акбай.
Бала. Паровоз күрсәң билгедә
Сөйли бу ни хакында
Дөрес,дөрес! Сак бул! -ди ул
Тимер юлы –якында!
Бала. Мәктәп яны шау – гөр килә
Башланды зур тәнәфес.
Бу турыдан, зинһар өчен
Шофер салмаграк уз.
Акбай. Минем бу билгене күргәнем бар бит. Аны мәктәп һәм балалар бакчалары янына куялар
Укытучы. Дөрес Акбай. Син бик игътибарлы икәнсең.
Укытучы. Чү ашыкма и машина
Алга билге куелган.
Барлык төр транспортка да
Монда керү тоелган.
Убырлы.карчык. Ярый, мин тиз генә куеп чыгыйм билгеләрне. Әйдә, себеркем, кабын! (китә)
Укытучы. Менә Акбай һәм Тәмлетамак сез хәзер бу мәктәпкә килеп күп нәрсәгә өйрәндегез.
Акбай. Бу мәктәпкә килеп юл кагыйдәләре
Тәмлетамак. юл билгеләре турында күп ишеттек, рәхмәт сезгә.
Акбай. Әйдә Тәмлетамак шул кагыйдәләрне истә тотып авылыбызга кайтып китик.
Тәмлетамак. Әйдә,Акбай. Күргәннәребезне күршеләребезгә дә сөйләрбез. Юлда дөрес йөрү кагыйдәләрен өйрәтербез.
Милиционер. Авылда яшибез дип кенә кагыйдәләрне бозмагыз. Кагыйдәләр һәркемгә һәм һәркайда да кирәк икәнен аңлап калыгыз, игътибарлырак булыгыз яме.
Бергә булса да,
Ялгыз булса да,
Урамда дөрес
Йөрсен һәр бала.
Хоккей уйнарга
Чыкма син юлга
Туп тибәргә дә
Ярамый анда.
Як-якка кара,
Нәрсә барын күр.
Машиналарга,
Атларга юл бир.
Светофорга кара син,
Тора ул сакта
Чыгарга кирәк юл аша
Яшел ут янган чакта.
Бергә.
Һәлакәтләр булмасын дип,
Телидер һәрбер йөрәк.
Шуңа күрә дә йөргәндә
Бик сак булырга кирәк!
Список использованной литературы
Журнал «Магариф»,№11,2010г.
Книги “Гөлбакча”, “И туган тел, и матур тел”.
3. «Онытылмас мәктәп еллары” 25 бит.
Нравится материал? Поддержи автора!
Ещё документы из категории начальная школа:
Чтобы скачать документ, порекомендуйте, пожалуйста, его своим друзьям в любой соц. сети.
После чего кнопка «СКАЧАТЬ» станет доступной!
Кнопочки находятся чуть ниже. Спасибо!
Кнопки:
Скачать документ