Тема: Әй, куңелле бит Сабан туйлары!

Габдрахман гомуми белем мәкәбенең

татар теле һәм әдәбияте

укытучысы

Кәримова Л.Р тәрбия эше буенча эшкәртмәсе






Тема: Әй, куңелле бит Сабан туйлары!





Катнашучылар: 1-9 нчы сыйныф укучылары

Уздырылды: 22.06.13 ел










Тема: Әй, күңелле бит Сабан туйлары!


Бурычлар: 1.Татар халкының йөзек кашы булырдай бәйрәме-Сабан туе, аның йолалары, уеннары белән таныштыруны дәвам итү.

2.Бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү, анда катнашырга теләк тудыру.

3.Халык бәйрәмнәре аша балаларга милли рух, күңел күтәренкелеге, шатлык хисләре тәрбияләү.


Җиһазлар: Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерләнә: флажоклар, бау белән мәйданың чикләре билгеләнә. Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә.Чигүле сөлгеләр, төрле төстәге шарлар, “Сабантуй ”дип язылган плакат эленә. Бәйрәм өчен кирәкле атрибутлар: аркан, чүлмәк, чүлмәк ватарга таяк, уенчык атлар, капчык, чиккән сөлгеләр, кашыклар, йомырка, чиләк белән су, стаканнар, көрәш урынын әзерләү, балаларга бүләкләр.


Алдан эшләнгән эш: жырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнү, алдагы көнне авыл буйлап, җырлап- биеп , яулык җыю, халыкна бәйрәмгә чакыру.


Бәйрәм барышы:

Тантаналы көй яңгырый. Шул көйгә алып баручылар чыга.

Бию көе башлана, күмәк бию башкарыла...


Уртага милли киемнәрдән 4 укучы (10 нчы сыйныфлар) чыга.


К. Гөлназ: Күңелле Сабан туйлары,

Бүген бәйрәм,зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.


Флорид: Шатлыклар күңелебездә,

Ак кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка:

Сабантуй бүген бездә.


Г.Гөлназ: Җилферди чиккән сөлгеләр,

Сабантуй бездә.

Көрәшик тә, ярышыйк та-

Килегез сез дә.


Дамир: Шатлыклар өстәп күңелгә,

Кояш елмая күктә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Сабантуй бүген бездә!


К.Гөлназ: Безнең авыл янында

Шау- гөр килә киң болын.

Сабан туе бәйрәмен

Уздырабыз ел саен.


Флорид: Шатланышып, сөенешеп

Килдек менә быел да.

Күрше- тирә авыллардан

Бик күп халык җыелган!


( икмәк тотып бер кыз бала керә, ул вакытта шигырь яңгырый)


Г.Гөлназ: Уңган икмәк килсен табыннарга,

Кыр батырларына дан җырлыйк,

Мул уңышлар бирсен ходаебыз,

Изге теләк белән күңел ачыйк!


Күмәк җыр “Күңелле Сабантуйлары”



Г.Гөлназ: Бәйрәмебезнең иң күркәм өлешенә якынлашабыз! Каршы алыгыз сабан туе сөлгеләре мәйданга керә!

(бию көе көчәя, сөлгеләр кертүче кызлар- егетләр мәйданны урап чыгалар)

(Колгаларны каен агачларына урнаштыралар)

Карлыгач”җыр төркеме сәхнәдә

Күңелле безнең Сабантуй!”

(Г.Зәйнәшева сүзләре,Л.Батыр-Болгари муз.),җырны зурлар төркеме башкара.

Гүзәл: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!

Без бүген татар халкының милли бәйрәме - Сабан туена җыелдык. Сабантуй – ул хезмәт, дуслык бәйрәме. Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме! Котлы булсын Сабан туйлары!


Флорид: Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Сабан туе гөрләп торсын,

Биибез дә җырлыйбыз.


Сәхнәдә “Ихлас” бию төркеме

татар биюе башкара. Рәхим итегез!


Сабан туе бәйрәме белән котлау өчен сүзне мәктәп директоры

Әлфия Лотфулла кызы Сайфуллинага бирәбез;

Котлау өчен сүзне фермерлар оешмасының җитәкчесе Исаев Радик Рәшит улына бирәбез. Рәхим итегез!


Гөлназ: Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк тагын берәрне.

Җырлап искә төшерәбез

Бергә булган көннәрне.

Җыр”Сабантуй” башкара Кәримова Светлана


(ике уеннар уздыручы егетләр керә)


Көтбетдин: Минем арттан йөрмә дип әйттем бит инде.

Хоппетдин: Кем кем артыннан йөри бит әле монда?

Алып баручы: Туктагыз әле,сез кемнәр буласыз? Нигә тарткалашасыз? Үзегез белән таныштырыгыз әле?

Бергә:Исәнмесез, балалар! Исәнмесез кунаклар!

Хоппетдин: Алайса таныш булыйк. Бу минем игезәк сыңарым- Көтбетдин. Котыгыз алынмасын,ул үзе бик әйбәт. (Башыннан сыйпый)

Көтбетдин: Ә бу минем җан дустым Хоппетдин.

Алып баручы: Кадерле дуслар! Бүген бездә Сабантуе. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Бергә: Рәхмәт. Без бәйрәм итәргә яратабыз.

ДАМИР: Сабан туенда уеннар

Төрле була, күп була.

Уеннарсыз Сабан туе

Булмаган да күк була.

Сабантуйда нинди ярышлар, уеннар булачагын белми калмагыз: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгер, капчык киеп йөгерү (ат чабышы, аркан тартыш һ.б. уеннар булачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә! Көрәшчеләр мәйданга рәхим итегез.

Гүзәл: Сабан туе, сабан туе!

Шундый кызык, күңелле,

Ник чыкмаска көрәшергә,

Мин соң егет түгелме?

  • Я, кем белән көрәшәбез? (кулда сөлге)

  • Әйдә, минем белән.

Татарча көрәш

(мәйданчыкка мәктәпкә әзерлек малайлары чыга, сөлгеләр белән көрәшәләр).

Батырга сарык рәсеме ясалган медаль бирелә.

Флорид: Әйдәгез дуслар, мәйданга! Сабан туй дәвам итә.

Гөлназ: Кемнәр җитез, кемнәр өлгер?

Минем янга килегез.

Әйдә карыйк ярышып-

Капчык киеп чабышып.

Капчык киеп йөгерү ярышы

Икегезгә ике капчык,

Ягез әле, тотыгыз.

Сабан туенда ярышып,

Сез дә бүләк алыгыз.

(ике бала капчык киеп йөгерә)


Гөлназ: Җыр“Мәхәббәт теләгез” башкара Сайфутдинова Регина


Уенда катнашучыларны бүләкләү.

Чүлмәк вату” уены.

(Җиргә чүлмәк куела. Катнашучы аңа арты белән баса. Аның күзен яулык белән бәйлиләр һәм кулына таяк тоттыралар. Сигнал биргәч, чүлмәк янына килеп, аңа таяк белән сугарга тиеш. Чүлмәкне ватучыга бүләк бирелә.)

Дамир: Сабан туе уеннарын дәвам итәбез.

Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизрәк.

Күрик әле, бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк?

Йомырка салынган кашык кабып йөгерү”

(Йөгерүчеләр стартта авызларына агач кашыклар кабып, аңа тавык йомыркасы салалар (башка бер йомры әйбер алырга да мөмкин). Ярыш,йомырканы кашыктан төшермичә, финишка беренче килүдән гыйбарәт. Кашыкка һәм йомыркага кул белән кагылырга ярамый. Йомырка җиргә төшсә, ярышучы уеннан чыга.


Ирина: Батыр егетләребезгә матур кызларыбыздан иң шәп чыгыш. Восток кызлары биюе. Каршы алабыз!


Кашык белән су ташу” уены.

( ике бала бер савыттан икенче савытка кашык белән су ташый. Кемнең савыты тизрәк тула шул бала җиңүче.)


Ат чабышы уены.

Гөлназ: Атлар кайта! Юл бирегез! Һилләү! Кайсы ат җитезерәк икән?

Агач атларга атланып, малайлар мәйданга чабып керәләр. Җиңүче булган малайлар, сөлгеләр эләктереп, мәйдан уртасыннан ашыкмыйча гына чыгып китәләр


Дамир:“Балачак “ бию төркеме курчаклар биюе тәкъдим итә. Каршы алабыз!


Гүзәл : Булды төрле ярышлар:

Җыр ярышы, атлар чабышы,

Иң кызыгы калды-

Аркан тартышы.

Кайсы команда көчлерәк?

Аркан тартышу”

(Арканны икегә бөклиләр һәм баш-башларын бәйлиләр. Ярышучылар ике командага бүленәләр. Судъя сигналыннан соң тартыша

башлыйлар. Бер команда икенче команданы билгеләнгән сызык аркылы өстерәп чыгаргач, уен тәмамлана).



Уйнап тора музыка,

Зур болын шау- гөр килә.

Җырлыйлар да, бииләр дә

Төрлесе төрле көйгә!


Гөлназ: Халкыбызның данлы парлы биюен тәкъдим итәләр Гөлназ белән Флорид. Каршы алабыз!


(агачлар арасыннан Җәй күренә)

Исәнмесез,балалар!

Барыгызга да сәлам

Матур апагыз Җәйдән.

Сабантуй бәйрәменә

Бик тә киләсем килде,

Җирне бизи- бизи йөреп,

Бераз соңардым инде...


( Сабан туе бүләкләрен һәр балага тапшыра, изге теләкләрен тәләп, җәйге ялга юллама бирә)



Гүзәл: “Дуслык” җырлы бию

(изге теләкләр язылган шарлар очыралар)


Ирина:Бәйрәмгә йомгак ясау өчен сүзне, бәйрәмне оештыручы укытучыбыз, Кәримова Ләйлә Рәмис кызына бирәбез. Рәхим итегез!

Дамир: Сабантуй елга бер килә,

Күңелле, олы бәйрәм.

Нур өстендә нурлар иңсен,

Биеп алыйк ичмасам.


Әйдәгез, әле балалар, татар көенә бер биеп алыйк әле!

Күмәк бию.

Гөлназ: Менә дуслар, көтеп алган Сабан туйлары да тәмам . Барыгызга да саулык, сәламәтлек телим. Татулыкта, муллыкта яшәргә ходаем насыйп итсен. Игенчеләребезгә дан җырлап, хәерле гомерләр кичерик. Сау булыгыз, дуслар!
















































Нравится материал? Поддержи автора!

Ещё документы из категории педагогика:

X Код для использования на сайте:
Ширина блока px

Скопируйте этот код и вставьте себе на сайт

X

Чтобы скачать документ, порекомендуйте, пожалуйста, его своим друзьям в любой соц. сети.

После чего кнопка «СКАЧАТЬ» станет доступной!

Кнопочки находятся чуть ниже. Спасибо!

Кнопки:

Скачать документ